Гәрдәншакир карт больницадан
чыгу белән туган авылына, Акбабайның туган көненә ашыга.
Акбабайның туган көне бары тик
Хәсәнбай авылында гына була һәм сабантуйлардан һич ким үтми торган
иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
Әмма шул бәйрәмгә дип кайтып
та, авылда бернинди тантана төсмере күрми ул. "Нәрсә булды икән
авылдашларга?!— дип уйлый Гәрдәншакир, бәйрәм табынына дип алып
кайткан шәһәр күчтәнәчләренә карап,—Акбабайның да туган көнен
оныттырырлык нинди хәл килеп чыкты икән?"
Гәрдәншакир картны борчыган
сорауга җавап гади генә. Илдәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә бик тә
эшлеклегә әверелеп киткән авыл халкы Акбабайның туган көнен генә
түгел, ә аның үзен дә, бу дөньяда Акбабай дигән тылсымлы карт
яшәгәнлеген дә оныткан. Аның шушы авылны төрле бәла-казалардан
саклап калуын, бары тик Акбабай булган өчен генә бу авылда тормыш
әле дә дәвам иткәнлеген искә дә алучы юк.
Бәйрәмнең чынлап та
булмаячагына тәмам ышангач, Гәрдәншакир карт Акбабайның өенә бара.
“Өйгә
кереп утны кабызу белән түрдәге караватта ап-ак кием киеп, күкрәгенә
куйган кулларында Коръән тотып яткан Акбабайны күреп,
катып калды. Бераз һуш җыйгач, акрын гына дәшеп карады. Җавап
ишетмәгәч кенә үз авазының мәгънәсезлеген төшенде, тирә-яккә күз
йөгертеп алды, бу йортка инде, чынлап та, бер ун ел чамасы адәм аягы
басмаган иде.
Ун ел элек «югалган», дөресрәге, үз өендә
ялгызы җан биргән Акбабайның гәүдәсе бүлмәдән үтәли искән җил белән
мумиягә әйләнгән, шунлыктан ул череп таркалмаган, дөньяга сасы ис
таратып ятмаган, ә мәңгелек йокыга талган пәйгамбәр рәвешендә катып
калган, ап-ак чәчләреннән сыйпасаң, ул бүген дә уяныр, мөлкәт
артыннан чабып кешелеген онытып барган адәм балаларына ярдәмгә килер
сыман иде.
Акбабайның үлеме дә Акбабайча иде.